Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрнең яңа иҗат җимешләре белән танышыгыз

Замана алмашлыклары Мин-минлеген итә һәрвакытта, Сиңа карый өстән елмаеп. Аңа каты дәшү һич ярамый, Алар хәзер беттеләр баеп. Безгә хәзер урын ник кысылды, Читтән генә карыйлар аңа. Сездә ничек, бездә дә шул, Шуңа минем йөрәгем яна. Бетеп бара бездә авыллар да, Үзгәрделәр аңа карашлар. Кырлар безнең күптән бушап калды, Сагындыра...

Замана алмашлыклары

Мин-минлеген итә һәрвакытта,

Сиңа карый өстән елмаеп.

Аңа каты дәшү һич ярамый,

Алар хәзер беттеләр баеп.

Безгә хәзер урын ник кысылды,

Читтән генә карыйлар аңа.

Сездә ничек, бездә дә шул,

Шуңа минем йөрәгем яна.

Бетеп бара бездә авыллар да,

Үзгәрделәр аңа карашлар.

Кырлар безнең күптән бушап калды,

Сагындыра безне арышлар.

Бодай кырларыбыз кайда безнең,

Ник битараф безгә карашлар.

Әрнеп елый кебек кырлар безнең,

Шом тудыра бездә сагышлар.

Мөмкинлекләр артты оноларның,

Әле ярый оно юк бездә.

Туган телебез аны кабул итми,

Ят ул телгә, кирәкми безгә.

Урыс алфавитын яратам мин барыбер,

Чөнки "я"а өстә юк урын.

Иң аска бит аны төшергәннәр,

Көр яшәсен дип Без, буын.

Уңыш килер безгә, мин беләм,

"Мин"не алмаштырсак "без" белән.

Роберт Тимершин.

Норлат.

Төннәр буе бездә таңнар тора

Төн йокламый Зөя - һаман ага,

Мин дә төнен басып ярларга,

Уйларыма батып карап торам

Тып-тын йоклап яткан тауларга.

Төннәр буе бездә таңнар тора,

Бер дә сүнми таңнар яктысы.

Таңнар булып күренеп тора шулай

Казан утларының балкышы.

Төннәр буе тибри тын Зөядә

Шул балкышның алсу шәүләсе.

Төннәремә рәхәт тынгы биреп,

Чал Казаным мәңге яшәсен.

Өметнең дә төне булмый диләр,

Өмет уты җанда яшәсен.

Равил Сәйфетдинов.

Мулла Иле

Кыр чәчәчкләре

Яшел алан буйларында

Үскән кырның чәчәкләре.

Ямьле җәйнең, гүзәл җәйнең

Иң матур бүләкләре.

Кояш сипкән үз нурларын,

Яңгыр юган яфракларын.

Салават күпере сипкән

Иң якты буяларын.

Искән назлы җилләр белән

Тибрәлгән алар кырда.

Дулкын-дулкын хисләр белән

Үскән алар җирдә.

Тылсымга ия булган

Гади генә кырның чәчәкләре,

Якты һәм саф уй биреп,

Йөрәкләргә сала хыялларын.

Кыр чәчәгенә төреп бар хисен

Бүләк итә парлар чәчәк бәйләмен.

Ачып үз серләрен сөйгән ярларына

Табигатьнең сихри кочагында.

Венера Ибраһимова.

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X