Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр мошенникларны бер миллион сумга баеткан

Полиция һәм матбугат хезмәткәрләре социаль мошенниклык фактларына юл куймас өчен никадәр тырышмасын, әледән-әле очраклар кабатланып тора. Нәтиҗәсе: бу көнгә шәһәр һәм районда 54 ялганлау очрагы уңышка ирешмәгән. Шулай да, кызганычка, 25 кеше аферистлар кармагына эләгеп, бер миллионга якын акчасыннан колак каккан. 16 кеше банк картасыннан "блокировка"алдыртмакчы, 7се бәлагә тарыган туганын...

Полиция һәм матбугат хезмәткәрләре социаль мошенниклык фактларына юл куймас өчен никадәр тырышмасын, әледән-әле очраклар кабатланып тора. Нәтиҗәсе: бу көнгә шәһәр һәм районда 54 ялганлау очрагы уңышка ирешмәгән. Шулай да, кызганычка, 25 кеше аферистлар кармагына эләгеп, бер миллионга якын акчасыннан колак каккан. 16 кеше банк картасыннан "блокировка"алдыртмакчы, 7се бәлагә тарыган туганын "коткару"га полиция хезмәткәренә "ришвәт" бирмәкче, бер хатын сатып алынган дару препараты өчен "компенсация" алмакчы, ә тагын бер пенсионер хатын "бозым"ын бетертмәкче булган. Зыян күрүчеләр - 37 яшьтән алып 76 яшькә кадәргеләр. Өчесе генә 65 яшьтән өлкән булган. Әмма ялганчы корбаннарының күбесе мәгълүматлы урта яшьтәгеләр булуы гына гаҗәпләндерә.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев