Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнлеләрне кисәтәләр: тимер юл – фотога төшү урыны түгел

Россия тимер юллары мәгълүматлары буенча, ел башыннан Горьковский магистралендә хәрәкәт итүче состав йогынтысыннан 20 кеше зыян күргән, шуларның 18е үлем белән тәмамланган, шул исәптән бер бала.

Хәер, тимер юлда балалар белән бәйле травматизм үзе бер аерым тема. Статистика тынычландырырлык түгел: 2019 елда тимер юл составына менеп, ток йогынтысыннан 5 яшүсмер җәрәхәтләнгән, шуларның өчесе һәлак булган, 2018 елда – 7се җәрәхәтләнгән, берсе - үлемгә дучар ителгән. Күпләрне тетрәндерерлек очрак бу елның 16 мартында Яшел Үзән станциясендә булды. 2005 елда туган дүрт яшүсмер фотога төшәм дип, нык зыян күрде. Аларның барысы да пеште, ә берсенең тәне 80% пешккән. Егет хәле аеруча авыр дип исәпләнә.

Шәһәр һәм район халкына тимер юллар тирәсендә игътибарлы булсын иде, махсус күперләрдән йөрегез, үз балаларына куркынычсызлык чаралары турында сөйләгез. Тимер юл составында бер генә уңышлы фото да юк һәм селфи ясау урыны да түгел. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев