Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәнлеләрнең Болгар ислам академиясе төзелешенә үз өлешләрен кертергә мөмкинлеге бар

Татарстанда Болгар ислам академиясе төзелеше дәвам итә.

Бу эшкә дәүләт структурасы хезмәткәрләре һәм төрле компанияләр матди ярдәм күрсәтте инде. Алар үзләренең бер көнлек хезмәт хакларын «Возрождение» фондына күчерде. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов та үзенең чыгышында бу мәсьәләгә тукталып:

- Мин бүген бирегә, тарихи истәлекләрне торгызуга киткән чыгымнарны контрольдә тотучы «Возрождение» фонды советының администрация рәисе буларак килдем, - диде. Торгызылган Казан Кремле, изге Болгар шәһәре Юнесконың тарихи мирасына кертелде инде. Күптән түгел Болгарда ислам академиясе төзелеше һәм Казан соборын торгызу турындагы указга кул куелды. Барыбызның да бу изге эшкә үз өлешен кертерлек мөмкинлеге бар. Әлбәттә, дәүләт бу төзелештә катнаша, шулай да меценатлар һәм халык ярдәменнән башка аны башкару мөмкин түгел, - дип ассызыклады рәис.
Академия 1080 елда галим Якуб ибн Ногман ачкан Болгарның беренче университеты урынында калкып чыгачак. Ул гомумроссия һәм дө­­­н­­­ьяви әһәмияткә ия булырлык дини мәгърифәт һәм белем бирү үзәге булыр дип көтелә. Әлеге югары уку йортына дө­ньяга танылган атаклы галимнәр чакырылачак. Биредә дини кадрлар әзерләү белән беррәттән күренекле галимнәрнең киңәшмәләре узачак, шунда ук бик зур мөселман китапханәсе һәм мәгълүмат үзәге булачак.
- Болгар җире элек- электән үзенең укымышлылыгы белән дөньяга данлыклы булган. Соңгы елларда барысы да юкка чыгып, СССР таркалганнан соң халык яңадан дингә, Аллаһка тартыла башлады. Без моңа әзер түгел идек. Диннән ярдәм өмет итүчеләргә дөрес Ислам турында аңлатырга әзер кеше калмады. Шуңа чит илдән руханилар чакыртырга мәҗбүр булдык. Бер­ара мәчетләребездә ни укытылуы күз уңыннан ычкынды. Шуның аркасында югалтулар да булды: Вәлиулла хәзрәт үтерелде, мөфтигә һөҗүм иттеләр. Явызлык һәм чит идеология учагы булган мәчетне ябарга туры килде. Грамоталы төзелгән укыту системасы гына, тарихи рухта, тынычлык яклы, заманча Татарстан исламы нигезендә дөрес тәрбияләнгән кешеләрне мәчетләргә кайтарачак. Гыйлемлеләр генә, Урта Азиядә һәм Якын Көнчыгышта белем алган радикал исламга каршы тора алачак. Болгар ислам академиясе Россия һәм союздаш дәүләтләр өчен нәкъ менә шундый югары дәрәҗәле белгечләр әзерләячәк тә инде, - дип йомгаклады чыгышын Юрий Камалтынов.
Безнең «Яшел Үзән»газетасы редакциясе коллективы бер көнлек хезмәт хакын бу изге эшкә күчерде инде. Сез дә кушылыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев