Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләрне ачык һавада кино карарга чакыралар

Казанда Россия киносы елына багышланган "Киноҗәй" проекты дәвам итә.

Пәнҗешәмбе 28 июльдә Петров паркында «Бриллиантовая рука» фильмы күрсәтеләчәк. Исегезгә төшерәбез: "Татаркино" һәм "Татармульфильм" студиясе ярдәме белән Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе, район хакимиятләре һәм "Ретро FM" радиостанциясе белән берлектә шәһәр халкы өчен шәһәрнең яңартылган парк-скверларында һәр пәнҗешәмбе "Киноҗәй" проектын оештыра.

Кино 21:00 сәгатьтә күрсәтелә башлый. Ә күңел ачу чараларына кичке сәгать 6да ук старт бирелә. Бу көнне кунаклар өчен концерт һәм интерактив программа әзерләнә, "Әдәби ишегалды" эшләячәк һәм башка чаралар уздырыла, дип хәбәр итә шәһәр мэриясенең рәсми мәгълүмат чыганагы.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X