Әтисе улына:
- Улым, син үсеп җиттең инде, кем булырга уйлыйсың?
- Әти, мин Кыш бабай булырмын ахры!
- Нишләп? !
- Нишләп дип, чөнки ул Яңа елга кадәр бер атна һәм Яңа елдан соң бер атна гына эшли.
***
Кыш бабай балалар бакчасына килә.
- Син кем? - дип...
Әтисе улына:
- Улым, син үсеп җиттең инде, кем булырга уйлыйсың?
- Әти, мин Кыш бабай булырмын ахры!
- Нишләп? !
- Нишләп дип, чөнки ул Яңа елга кадәр бер атна һәм Яңа елдан соң бер атна гына эшли.
***
Кыш бабай балалар бакчасына килә.
- Син кем? - дип сорый куркуыннан карават астына кереп качкан бер малай.
- Мин Кыш бабай, сезгә бүләкләр алып килдем!
- Әйе ди, күптән түгел генә бездә бер Кар кызы булган иде. Кәнфит белән сыйлыйм дип әйткән иде, бөтен манный боткасын ашап бетереп китте.
***
- Нишләп Санта Клаус бүләкләрне берүзе өләшкәндә, безнең Кыш бабай аны Кар кызы белән бергә таратып йөри?
- Чөнки Санта Клаус Яңа елдан соң өенә үзе генә дә кайта ала, ә Кыш бабай юк.
***
Яңа ел өстәле артында ике хатын-кыз сөйләшә:
-Дивана син.
-Аның каравы матур.
-Кем әйтте?
-Син әйттең
-Ышандыңмы?
-Әйе.
-Дивана икәнсең.
-Аның каравы матур.
***
Яңа елдан соң ике сары чәчле кыз урамнан барганда көзге табалар. Табучысы көзгегә карый да:
-Мин бу кешене каядыр күргәнем бар.
- Бир әле үзем карыйм. Дивана! Бу бит мин.
Нет комментариев