Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләргә - яңа бәйге

Дуслар, ә без сезгә яңа бәйге игълан итәргә булдык. Сизәсездер инде, иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе - Яңа ел якынлаша.

Кибет киштәләрендә ялтыр-йолтыр килеп торган уенчыклар, күзләрне кызыктырырлык бүләкләр, бизәлгән чыршылар күренә башлады. Инде күбегез күңелле мәшәкатьләр белән янып йөри торгандыр. Шәһәр урамнары да бәйрәм киләсен кисәтеп, җем-җем янып торган утларга күмелде. Ул яктан авыл да кимен куймый. Соңгы елларда авыл халкы да өй алдына, капка төпләренә чыршы куеп, яисә үсеп утырганын бизәп, төрле төстәге утлар тезеп, кардан әллә нинди фигуралар ясап куя. Үзеңә дә күңелле, тирә-юньдәгеләр дә сокланып уза. Кайбер авылларда «Иң матур бизәлгән йорт» бәйгесе оештырып, мәдәният йортында узган Яңа ел кичендә җиңүчене билгеләп бүләкләр тапшыралар. Озын сүзнең кыскасы, без дә нәкъ шул бәйгене күздә тотып «Безнең йортта - Яңа ел» дип исемләнгән конкурс уздырырга булдык. Бизәлгән өй алдын яисә капка төбен фотога төшереп, электрон адресыбызга юллагыз. Без аларны сайтыбызда урнаштырып барачакбыз һәм, гадәттәгечә, тавыш биреп, җиңүчене билгелиячәкбез. Тырышып, фантазиясен эшкә җигеп, тирә-юнен ялт иттергән укучыбызга бездән Кыш бабай бүләге.
Сүз уңаеннан, быел йорт-җирегезне тагын да тырышып бизәсәгез була, чөнки район башлыгы Александр Тыгин призына да бәйге булачак. Комиссия район буенча Яңа елга иң матур бизәлгән йортны сайлап алачак.
Шулай итеп, дуслар, бәйрәмгә озак калмады, җиң сызганып эшкә керешсәгез дә була. Фотоларыгызны көтеп калабыз. Йә, кем беренче?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев