Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләргә соцпакет турында аңлату

Пенсия фонды хәбәр итүенчә, социаль хезмәт алырга хокукы булган федераль ташламаны акчалата алучылар 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп соцпакетны кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кертелә башлый.

Социаль хезмәтләр җыелмасына  нинди хезмәтләр кертелә соң?
Бу иң беренче чиратта рецепт буенча дару препаратлары, рецепт буенча медицина әйберләре, инвалид балаларга махсус продуктлар. Шулай ук бу җыелмага төп авыруларны дәвалау өчен санатор-курорт юлламалары да кертелә. Шәһәр чите тимер юл транспортында, шулай ук дәвалану урынына бару-кайту өчен шәһәрара транспортта бушлай йөрү каралган.
– Социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокукы булган федераль льготникларга гражданнарның аерым категорияләре – ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, фашизм тоткынлыгында булган элеккеге балигъ булмаган тоткыннар, радиациядән зыян күрүчеләр дә керә. Бүгенге көндә  Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 144 меңгә якын кеше ала, – дип билгели Татарстан Респуб­ликасы ПФР бүлеге управляю­щие Эдуард Вафин.

Илсөя Завилейская фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X