Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләргә - коррупция турында тагын бер искәртәбез

Күп гасырлар дәвамында коррупция җәмгыятькә һәм дәүләтләргә күп зыян сала килде. Аңа каршы, әлбәттә, көрәш барды. Коррупция белән көрәшү файдасыз дип санаучылар булса да, көрәш алып бару мөһим механизм. Җәмгыятьнең яман чиренә әверелгән коррупциягә каршы хакимиятнең, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының чынлап торып көрәшүенә күпчелек халык ышана башлады. Коррупция...

Күп гасырлар дәвамында коррупция җәмгыятькә һәм дәүләтләргә күп зыян сала килде. Аңа каршы, әлбәттә, көрәш барды. Коррупция белән көрәшү файдасыз дип санаучылар булса да, көрәш алып бару мөһим механизм.

Җәмгыятьнең яман чиренә әверелгән коррупциягә каршы хакимиятнең, җәмәгать оешмалары һәм массакүләм мәгълүмат чараларының чынлап торып көрәшүенә күпчелек халык ышана башлады.

Коррупция каршында ишекләрне ныграк ачучы фактор булып илебез халкының көндәлек тормышта килеп туган күпчелек мәсьәләләрне чишү юлларын белмәү тора. Ягъни, теге яки бу сорауны чишү юлларын эзләү озакка сузылса, киртәләр барлыкка килсә иң еш уйга килгән әйбер - эшне танышлар, "элемтәләр" аркылы тизләтү, ришвәт бирү.

Республикада төрле дәүләт программалары эшләп тора. Аларның күпчелеге халыкның социаль хәлен яхшыртуга юл алган. Күп очракта шул программаларны куллануның үзенчәлекләрен белеп бетермәү дә ришвәтчелеккә китерергә мөмкин.

Коррупциянең нигезен ришвәтчелек тәшкил итә. Әмма ул да ике яклы - ришвәт бирүчедә, алучы да закон каршында тигез җавап бирәләр. Шунысы ачык - коррупция илдәге экономика үсешен тоткарлый, җәмгыять нигезен какшата.

Ил халкы торган саен коррупциягә каршы көрәш алымнарының әһәмиятле булуын аңлый бара. Шуңа да карамастан, күпләр бу көрәшкә үз өлешләрен кертергә омтылмыйлар.

Тик шулай да, коррупция очраклары белән очрашырга туры килсә, ваемсызлык белдермәсәгез иде - районыбызда билгеләп куелган "кайнар телефоннар"га шалтыратып, яисә шәһәр базары бинасына керү ишеге янында урнаштырылган "ышаныч тартмасы"на аноним рәвештә хат язып салырга мөмкин.

Яшел Үзән муниципаль районында коррупция очраклары турында хәбәр итү өчен "ышаныч телефоннары": 4-41-05, 4-22-86.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев