Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләргә бнк картасы пин-кодын сер итеп сакларга киңәш итәләр

- Банкомат аша блокировкаланган картадан кире блокировкасын алып ташлап буламы? Күптән түгел миңа билгесез номердан шалтыраттылар. Бер хатын-кыз тавышы миңа банкның иминлек хезмәте хезмәткәре булуын һәм мошенникларның минем исәптән акча күчермәкче булуларын, шуңа күрә банкта минем акчаны тоткарлап торулары турында хәбәр итте. Картадан блокировканы алып ташлау өчен ул миңа якындагы...

- Банкомат аша блокировкаланган картадан кире блокировкасын алып ташлап буламы? Күптән түгел миңа билгесез номердан шалтыраттылар. Бер хатын-кыз тавышы миңа банкның иминлек хезмәте хезмәткәре булуын һәм мошенникларның минем исәптән акча күчермәкче булуларын, шуңа күрә банкта минем акчаны тоткарлап торулары турында хәбәр итте. Картадан блокировканы алып ташлау өчен ул миңа якындагы банкоматка барып аның күрсәтмәләрен үтәргә кушты, картаның пин-кодын сорагач, мин аның үзенең мошенник булуын аңладым һәм аның белән башка сөйләшмәдем.

Рамилә Шакирова.

Бу газета укучының соравына Яшел Үзән район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Дамир Рәхимов җавап бирә:

- Сез бик дөрес эшләгәнсез. Банктан хәбәр алгач, сезгә әлеге учреждение белән үзегезгә шалтыратып картада күрсәтелгән номер аша сөйләшергә, әгәр дә банк картасы блокировкаланган булса, банкның үзенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банк хезмәткәре телефоннан әйтеп торып картадан блокировкасын алып ташлау ысулы юк. Исегезгә төшерәм, банкоматлар бары тик акчаны алу, салу, түләүләр өчен генә каралган. Банклардан килгән смсларны рәсми сайтлар аша белергә була. Ә пин-кодны хәтта банк хезмәткәре дә белә һәм сездән сорый алмый. Игътибарлы булыгыз, картаны пин-код белән бергә сакламагыз. Әгәр дә шундый законсыз гамәлләр белән очрашырга туры килсә, тиз арада полициягә хәбәр итегез.

Белешмә өчен: бу елның 6 аенда Яшел Үзән полицейскийлары 16 мошенниклык очрагы теркәгән.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев