Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр, сак булыгыз: юлларда урыны белән бозлавык

Татарстан Гидрометеорология һм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 10 ноябрьдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Күпчелек районнарда юеш кар явачак. Юлларда урыны белән бозлавык хасил була.

Көн дәвамында көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 1-6 градус салкын булса, көндез 2 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булыр, дип фаразланыла.


11 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, кар, юеш кар ява. Аерым районнарда буран чыгу ихтималы да бар. Җилнең тизлеге секундына 6-11, вакыты белән 16 метрга кадәр җитеп көчәюе дә мөмкин. Һава температурасы 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда - бозлавык.

Чыганак: интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев