Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр наркоконтроль инициативасын яклый

Октябрь аенда Серго исемендәге һәм Горький исемендәге заводларның хезмәт коллективлары, медицина һәм мәгариф хезмәткәрләре, шулай ук студент активлары наркоконтроль органнарының наркотик һәм психотроп матдәләр исемлегенә кертелмәгән яңа төрдәге наркотикларны әйләнештән вакытлыча тыю хокукын Россия ФСКНга бирү турындагы инициативасын яклап чыкты. ТР буенча РФ УФСКН Яшел Үзән МРО хезмәткәрләре Яшел Үзән...


Октябрь аенда Серго исемендәге һәм Горький исемендәге заводларның хезмәт коллективлары, медицина һәм мәгариф хезмәткәрләре, шулай ук студент активлары наркоконтроль органнарының наркотик һәм психотроп матдәләр исемлегенә кертелмәгән яңа төрдәге наркотикларны әйләнештән вакытлыча тыю хокукын Россия ФСКНга бирү турындагы инициативасын яклап чыкты.

ТР буенча РФ УФСКН Яшел Үзән МРО хезмәткәрләре Яшел Үзән предприятиеләрендә һәм оешмаларында, уку йортларында очрашулар уздырды. Чыгышларда агымдагы ел башыннан әйләнештән 27,7 процент яңа төрдәге наркотиклар алынуы турында әйтелде. Алар бигрәк тә зур шәһәрләрдә еш күзәтелә. Быел гына да наркоконтроль идарәсе әйләнештә булган 18 төрдәге яңа психоактив матдә ачыклаган. Шуларның 6сы наркотик һәм психотроп матдәләр исемлегенә кертелмәгән булган.
Исемлеккә яңа төр наркотик матдәләрне кертү процедурасының озакка сузылуы аркасында (6 - 12 ай), Россия ФСКНы мондый матдәләрне вакытлыча тыю хокукын наркоконтроль органнарына бирү тәкъдиме белән чыгарга җыена. Хезмәт коллективларында һәм ата-аналар җыелышларында да бу инициативаны яклыйларр.
Нәтиҗәдә ТР буенча РФ ФСКН идарәсенә хат юлланган.
Казанда 30 октябрьдә ТР буенча Россия ФСКН идарәсенең җәмәгать советы утырышы булып, анда бу мәсьәлә каралган инде. Идарә җитәкчесе Фаяз Шабаев үз чыгышында җәмәгатьчелек тырышлыгының яклау табасына ышанычын белдерә.

Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев