Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр Гагарин укуларында катнашты (+фото)

Исән булса, быел Юрий Гагаринга 80 яшь тулган булыр иде. Аның безнең арабызда булмавына ышанасы килми. Аны белүчеләр өчен ул мәңге яшь булып калды. Ел саен Юрий Гагаринның туган көнендә аның исеме бирелгән шәһәрдә Гагарин укулары була һәм бирегә космонавтлар, галимнәр, конструкторлар, кешенең беренче тапкыр космоска чыгуы белән бәйле һөнәр...

Исән булса, быел Юрий Гагаринга 80 яшь тулган булыр иде. Аның безнең арабызда булмавына ышанасы килми. Аны белүчеләр өчен ул мәңге яшь булып калды.

Ел саен Юрий Гагаринның туган көнендә аның исеме бирелгән шәһәрдә Гагарин укулары була һәм бирегә космонавтлар, галимнәр, конструкторлар, кешенең беренче тапкыр космоска чыгуы белән бәйле һөнәр ияләре, бүген һавага ракета күтәрүчеләр җыела. Бу көнне шәһәр халкы һәм бирегә килгән кунаклар космонавтлар, туганнары, дуслары белән аралашу мөмкинлеге ала.

Гагарин укуларын Юрий Гагаринның якын дусты , очучы-космонавт Алексей Леонов оештыра. Быел да безгә - 3 гимназиянең космонавтика музее җитәкчесе Л.Колесниковага, музейның элеккеге әгъзасы Т.Чихиринага, хәзерге музей әгъзалары Сөнгатуллина Карина һәм Чихирин Тимофейга шушы укуларда катнашырга туры килде.

Беренче килгән көнне үк беренче очыш музеенда булдык. Аннары шәһәрнең үзәк мәйданында Гагарин истәлегенә багышланган митингта булдык.

Гагарин укуларына 17 космонавт: А.Леонов, В.Горбатко, әтиле-уллы космонавтлар Волковлар, В.Джанибеков, Ю.Батурин, Ю. Лончаков, П.Климчук, С.Крикалев, А.Арцебарский, А.Березовой, Б.Волынов, Ю.Романенко һәм башкалар килгән иде. Алар арасында космоска очарга әзерләнүче летчиклар да бар иде. Мәсәлән, Сергей Рыжиков тумышы белән Татарстанның Бөгелмә шәһәреннән. Без аның белән таныштык һәм фотога төштек. Тизрәк космоска күтәрелүен теләдек. Татарстаннан да космонавт булачак әле!

Тантаналы кичәдә Алексей Леонов үзенең дусты турында бик җылы итеп сөйләде. Юра максатчан, чиктән тыш киң күңелле кеше булган "Ул безне космоска чакырды!" ди Леонов. Иосиф Кабзон да Гагарин шәһәренә 36нчы тапкыр килгән икән инде. Космонавт дуслары турында ул да бик җылы итеп сөйләде. Россиянең халык артисты һәм Смоленскидан килгән ансамбль чыгышы кичәнең бизәге булды.

Без бу укуларга бик нык әзерләндек. Шагыйрә Елена Абрамовага мөрәҗәгать иттек. Ул безнең докладларга нинди матур шигырьләр язып биргәнне белмәгез икән сез! Ә Яшел Үзән композиторы Константин Гурин шушы шигырьгә карата музыка язды һәм Гагаринга багышланган искиткеч яхшы җыр туды.

Гагарин укуларында Чихирин Тимофей чыгышы барысына да ошады. Ул Юраның тормышын үзенеке белән чагыштыра-чагыштыра бик кызыклы итеп чыгыш ясады. Ә Каринаның чыгышы Юраның әнисе Анна Тимофеевнага багышланган иде. Икесе дә шушы бөек затларга карата шигырьләрен укыдылар. Тимофей " Земля в иллюминаторе" җырын да бик үзенчәлекле итеп башкарды.

Людмила Колесникова,

3 гимназиянең космонавтика музее җитәкчесе

Людмила Колесникованың "Үзен күргәндәй булдык" дип аталган язманың тулы вариантын газетабызның 11 апрель саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев