Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр этләрне тоту өчен 8 (84371) 4-62-33 телефоны буенча гариза калдыра ала

Көн саен хакимиятнең социаль челтәрләренә йортсыз этләрне тоту үтенече белән халык мөрәҗәгате килә. Алар исә барлык заявкаларны ТКХ департаментына тапшыра. Чөнки бу мәсьәләне алар тикшерә.

Агымдагы елның гыйнварында сукбай хайваннарга ярдәм итү буенча «Кот и пес» хәйрия фонды белән контракт төзелгән. Оешмалар Яңа ел бәйрәмнәреннән соң эшкә кереште, хәзерге вакытта урыннарга гаризалар буенча баралар.

Исегезгә төшерәбез, хайваннарда дүрт аяклыларның стерилизацияләнүен һәм приютта булуын раслаучы юкка чыгарылмый торган тамгалар яки клипслар бар икән, аны тоту тыелган, бу үзләрен агрессив тотучы этләргә кагылмый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзер "хайваннар белән җаваплы эш итү турында"гы 498нче федераль закон гамәлдә, аның һәм төзелгән контракт нигезендә, этләрне тоталар, стерильләштерәләр һәм кире табигый мохиткә чыгаралар.

Фото: Интернет челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев