Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр баланы беренче сыйныфка дәүләт хезмәтләре порталы аша яздыра ала

1 февральдән Россия мәктәпләрендә балаларны беренче класска бирү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Татарстанда мәктәпкә гаризаны шәхсән тапшырырга һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә була, дип белдерделәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында.

"Узган елдан алып балаларны беренче сыйныфка бирү турындагы гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга мөмкин. Әмма бу гражданнар гаризаны мәктәпкә шәхсән тапшыра алмый дигән сүз түгел, - дип сөйләде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова.

Мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше белдерүенчә, баланы беренче сыйныфка бирү турындагы гаризаны дәүләт хезмәтләре порталының "Мәгариф" бүлегендә бирергә мөмкин. Гражданнар өчен "Мәгариф учреждениеләре: гариза бирү, программалар турында мәгълүмат алу" бүлегендә аларны кызыксындырган мәгариф учреждениесен сайлау, гариза формасы, укыту шартлары буенча мәгълүмат алу мөмкинлеге бар.

Аннары "Мәктәпкә керү өчен гариза бирү" бүлегендә гариза бирергә кирәк. Шулай ук ата-аналарның гаризаның каралу нәтиҗәләрен күзәтү мөмкинлеге дә бар.

Искәртеп узабыз: быел гаризалар ике этапта кабул ителә. Микрорайон мәктәбенә теркәлгән гражданнар өчен язылу 30 июньгә кадәр дәвам итә, ә буш урыннар булган очракта калганнар өчен - 1 июльдән 5 сентябрьгә кадәр.

Алсу Мөхәммәтова сүзләренә караганда, әле кабул итү кампаниясенең беренче көне ничек узуы турында әйтергә кыен. Бу хакта мәктәпләр гаризалар кабул ителү турында мәгълүмат тапшыргач кына билгеле була, дип хәбәр итә Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев