Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр августта нинди үзгәрешләр белән очрашты

Пенсия артты

1 августтан, эшләүче пенсионерлар хәзерге вакытка караганда күбрәк пенсия ала башлаячак. "Страховой пенсияләр турындагы" Федераль закон нигезендә, Пенсия фонды аны яңадан исәпләячәк. Дөрес, зур өстәмәгә өмет итәрлек түгел. Закон тарафыннан балларга (пенсия коэфиценты) чикләүләр каралган, ул өчтән дә артмаска тиеш. Быел бер пенсия коэфицентының хакы 74 сум 27 тиен булуын исәпкә алсак, 222 сум 81 тиен килеп чыга. Бу максимум өстәмәгә, аена 20 меңнән артык хезмәт хакы алып эшләүче пенсионерлар гына өмет итә ала. Пенсияләрне инфляция дәрәҗәсендә индексацияләүгә килгәндә, эшләүче пенсионерлар өчен ул "читтән торып" ясала һәм бары тик эштән киткәннән соң гына пенсия акчасына өстәлә.

Хәзер салым яшәү урынына бәйле түгел

3 августтан салым түләүче яңа сатып алган автомобиле яки торагы турында җаны теләгән салым инспекциясенә хәбәр итә ала. Әлегә кадәр - бары тик яшәү урыны буенча гына иде. Бу турыда агымдагы елның 3 июлендә чыккан 240-ФЗ номерлы "РФ Салым кодексының беренче бүлегенә кертелгән үзгәрешләр турында"гы федераль законда әйтелә.

Физик затлар салым түләргә тиешле транспорт чаралары һәм күчемсез милек турында, инспекциядән "кәгазь" килмәгән очракта, үзләре хәбәр итәргә тиешлеге турында исегезгә төшерәбез.

Шәраб җитештерү очсызлана

Россия виноградыннан ясалган шәрабны җитештерү, саклау һәм тәэмин итү өчен лицензияне 3 августтан дәүләт пошлинасын 65 мең сум күләмендә генә түләп алып булачак. Әлегә кадәр ул 800 мең сум иде. Бу хакта агымдагы елның 3 июлендә чыккан 245-ФЗ номерлы "РФ Салым кодексының 33333 маддәсенең икенче бүлегенә кертелгән үзгәрешләр турында"гы Федераль законда әйтелә. Мондый лицензияне яңадан төзү һәм гамәли срогын озайту өчен дәүләт пошлинасы 3,5 мең сум тәшкил итә.

Бизнесны реестрга җыялар

Кече һәм урта бизнес компанияләренең барлык эшләре турында мәгълүматны хәзер Федераль салым хезмәте сайтында белергә була. Моның өчен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының Бердәм реестры булдырыла. Бу турыда 2015 елның 29 декабрендә 408-ФЗ номерлы "РФ аерым закончалык актларына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль законда әйтелә.

Реестрда, эшмәкәр үзе турында мәгълүмат куеп, ОКВЭД буенча продукция төрләрен күрсәтеп сәүдәдә һәм конкурсларда катнашу өчен махсус тәкъдим ала алачак.

Реестр, шулай ук, кече һәм урта бизнес арасыннан товар тәкъдим итүчеләрне эзләүдә зур компанияләрнең чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк. 1 августтан, дәүләт ярдәме сорап мөрәҗәгать итүче кече эшмәкәрләргә, статусларын дәлилләүче документларны тапшыруның кирәге булмаячак. Реестрга эләгү дә җитә. Тик моны барысы да эшли алмаячак. Елына 120дән алып 800 миллион сум кереме һәм штатында кешеләр саны 100гә кадәр булган кече предприятиене генә реестрга кертәчәкләр. Ә урта компанияләрдә 250гә хәтле кеше эшләп, керем 2 миллиард сум тәшкил итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев