Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнлеләр, һава торышы сөендерерлек түгел

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 2 ноябрьдә, һава торышы сизелерлек үзгәрәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, иртән һәм көндез көньяк-көнбатыштан искән җилнең секундына 15-16 метрга җитеп көчәюе ихтимал. Урыны белән буран, явым-төшем вакытында күз күреме 1000 метрга кадәр кими.


Иртән һәм көндез күпчелек районнарда юеш кар һәм кар явачак, вакыт узу белән яңгыр, пыскак яңгыр явуы да көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык.

Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 3 градус җылыдан 1 градуска кадәр суык булачак.

3 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда 1 градус чамасы салкын булачак, кар һәм юеш кар ява.

Мәгълүмат интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев