Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәнле – “ Ел студенты” бәйгесе җиңүчесе

Казанда "Ел студенты" X студентлар премиясе финалы узды. "Ел студентлар ММЧ" һәм "Ел журналисты" номинацияләрендә премия лауреатларын беренче итеп белдерделәр. Шулай итеп, иң яхшы студентлар массакүләм мәгълүмат чарасы итеп Чаллының "Твое. Мое. Наше!" яшьләр телевизион программасы танылды. Казан федераль университетының Яшел Үзән филиалында укучы Алексей Анисимов ел журналисты дип белдерелде....

Казанда "Ел студенты" X студентлар премиясе финалы узды. "Ел студентлар ММЧ" һәм "Ел журналисты" номинацияләрендә премия лауреатларын беренче итеп белдерделәр. Шулай итеп, иң яхшы студентлар массакүләм мәгълүмат чарасы итеп Чаллының "Твое. Мое. Наше!" яшьләр телевизион программасы танылды. Казан федераль университетының Яшел Үзән филиалында укучы Алексей Анисимов ел журналисты дип белдерелде. Җиңүчеләргә бүләкләрне Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов тапшырды.

Алексей Анисимов яшел үзәнлеләргә яхшы таныш. Ул Яшел Үзән телевидениесе журналисты, төрле бәйгеләрдә җиңүче. "Зеленый Дол. Наш Зеленодольск" газетасында да аның кызыклы язмалары басылып килә. Якташыбызны зур җиңүе белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X