Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә зур күләмдә көчле дарулар саткан шәфкать туташы тотылган

Наркоконтроль хезмәткәрләре 51 яшьлек медицина хезмәткәрен 60 төймә нык тәэсир итә торган даруларны үзенең танышына сатканда эләктерә. Ул 10 елдан артык психо-неврология диспансерында эшләгән. Медицина белеме булганга, сатылган даруларның тәэсире турында белгән билгеле. Мондый даруларның аерым контрольдә торуы турында да хәбәрдар булган. Нык тәэсир итүче даруларны кабул итүче авырулар күп...

Наркоконтроль хезмәткәрләре 51 яшьлек медицина хезмәткәрен 60 төймә нык тәэсир итә торган даруларны үзенең танышына сатканда эләктерә. Ул 10 елдан артык психо-неврология диспансерында эшләгән. Медицина белеме булганга, сатылган даруларның тәэсире турында белгән билгеле. Мондый даруларның аерым контрольдә торуы турында да хәбәрдар булган. Нык тәэсир итүче даруларны кабул итүче авырулар күп диспансерда. Хәстәрле шәфкать туташы аларны сатар өчен аза-азлаптыр инде, җыеп барган. Һәм, ниһаять, Яңа ел алдыннан андый "клиент" табылган да.

Хәзер әлеге шәфкать туташына 8 ел төрмә яный.

Әгәр наркотикларның законсыз әйләнеше турында мәгълүмат беләсез икән, кичекмәстән 5-55-00 телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X