Яшәеш
Яшел Үзәндә закон бозу очраклары теркәлгән
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге белән берлектә 16сыннан 17 августка каршы төндә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу очракларын ачыклау максатыннан чыгып масштаблы чаралар уздырган.
Рейд барышында тикшерүчеләр закон бозу очракларына тап булган. Әйтик, җәмәгать туклануы предприятиеләрендә 22 сәгатьтән соң алкогольле эчемлекләр сату буенча ике факт ачыклаганнар (Яшел Үзәннең Хаҗиев урамындагы һәм Төзүчеләр проспектындагы бар).
Шулай ук ике урында 22 сәгатьтән соң закон бозып сыра сатканнар. Аларның берсе шәһәрнең Төзүчеләр проспектында булса, икенчесе - Васильевоның Новая урамында.
Көмешкә сатучыларны да тикшерүчеләр эләктергән (Яшел Үзәннең Гоголь урамында һәм Октябрьский бистәсенең Кузнечный тыкрыгында).
Хәзер көмешкә ясаучыларга карата административ эш кузгатылып, тикшерүләр башланган. Башка фактларга килгәндә, административ хокук бозу турында протоколлар төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев