Яшел Үзәндә юл һәлакәтендә 18 кеше һәлак булган
Агымдагы елның 10 ае эчендә Яшел Үзән районында 121 юл һаләкәтләрендә 18 кеше үлгән, 132се төрле тән җәрәхәтләре алган.
Төп сәбәп - автомобиль йөртүчеләрнең тизлекне арттыруы.
Иң күп юл һәлакәте Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлында була. Шулай ук Васильевода да мондый очраклар күп. Ә шәһәрдә исә иң куркыныч урамнар Ленин, Столичная, Татарстан урамнары.
Һәлакәт төренә килгәндә исә, җәяүлеләрне бәрдерү һәм автомобильләр бәрелешү - иң күбе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев