Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшүсмерләр арасында җинаятьләр кимесә дә, тынычланырга иртәрәк

Яшел Үзәндә яшүсмерләр арасында җинаятьләр кимесә дә, тынычланырга иртәрәк Эчке эшләр бүлегендә узган алты айга йомгак ясалды. Бу чорда барлыгы 971 җинаять кылынган. 2014 елда - 946 булган. Җинаятьләр нигездә урлаулар исәбенә арта. Алты айда яшүсмерләр 46 җинаять кылган. Яшүсмерләр җинаяте аерым борчу уятса да, узган чорга анализ ясау алар...

Яшел Үзәндә яшүсмерләр арасында җинаятьләр кимесә дә, тынычланырга иртәрәк

Эчке эшләр бүлегендә узган алты айга йомгак ясалды. Бу чорда барлыгы 971 җинаять кылынган. 2014 елда - 946 булган. Җинаятьләр нигездә урлаулар исәбенә арта.

Алты айда яшүсмерләр 46 җинаять кылган. Яшүсмерләр җинаяте аерым борчу уятса да, узган чорга анализ ясау алар арасында авыр җинаятьләрнең кимүен күрсәтә. Җинаятьләрдә катнашучы яшүсмерләр дә чагыштыр­мача кимегән. Былтыр 33 булса, быел ул - 27. Шул исәптән мәктәп укучыларының да, ул 19дан 13кә кимегән.

Яшүсмерләр кыңгыр эшләргә тиз кереп китә, олылар үрнәге аларга нык тәэсир итә, күрәмсең. Әйтик, өлкәннәр, ата-аналар опекасыннан чыгарга тырышып, тәмәке тарта, аракы эчә, ял итүнең төрле юлларын эзли. Мәсәлән, узган чорда 7 җинаять исерек килеш кылынган. Яшүсмерләр арасында җинаятьләрне кисәтү максатыннан чыгып, аларга алкоголь продукциясен сатуны тыю, сатучыларны җаваплылыкка тарту буенча эш алып барыла. 7 сатучыга штраф салынган.

Яшүсмерләр арасында җинаятьләрне булдырмау өчен элек хөкемдә булганнарга полиция офицерлары беркетелгән. Шул ук вакытта кичләрен яшьләр җыела торган урыннар, ишегаллары, подъездлар да тикшерелеп тора. Нәтиҗәдә җәмәгать урыннарында исерек килеш булган өчен 50 яшүсмер һәм 624 ата-ана административ җаваплылыкка тартылып, 146сына кичке вакытта балалары урамда йөргән өчен җәза бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев