Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел үзәндә яшәүчеләр «Чиста яр буе» республика акциясенә кушылды

Яшел үзәнлеләр ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының, сулык һәм елгалар буенда санитар чисталыкны булдыру максатыннан оештырган «Чиста яр буе» республика акциясенә кушылды.

Яшел үзәнлеләр Идел елгасы һәм Өмет күле буен чистартты. Экологик акциядә районның башкарма комитет бүлекләреннән, ТКХ департаменты, шәһәр предприятиесе һәм оешмаларыннан хезмәткәрләр, битараф булмаган кешеләр катнашты. Гомуми көч белән территория чүп-чардан арындырылды, үлән чабылды. Чүпне түгүдә «Коммуналь хуҗалык» предприятиесе ярдәм күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев