Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә яшәүче 9 яшьлек катып үлә язган баланың әтисе җаваплылыкка тартылган

Яшел Үзәндә яшәүче тугыз яшьлек бала әбисенә кунакка барырга уйлый, әмма электричкага соңга кала. Бала акылы белән тимер юл аша җәяү китә һәм адаша. Шырдан тимер юлында кар көртендә ярымхушсыз яткан баланы поезд машинисты хәбәре буенча хокук сакчылары табып ала. Аяклары өшегән баланы тиз арада район дәваханәсенә китерәләр. Яшел Үзән...

Яшел Үзәндә яшәүче тугыз яшьлек бала әбисенә кунакка барырга уйлый, әмма электричкага соңга кала. Бала акылы белән тимер юл аша җәяү китә һәм адаша. Шырдан тимер юлында кар көртендә ярымхушсыз яткан баланы поезд машинисты хәбәре буенча хокук сакчылары табып ала.

Аяклары өшегән баланы тиз арада район дәваханәсенә китерәләр. Яшел Үзән табиблары тырышлыгы белән баланың аякларын саклап калалар, хәзер ул аягында йөри, дәвалану курсы ала.

Ул көнне әти кеше төнге сменадан кайта. Бала юклыкка артык исе китми - туганнарына киткән бит. Шулай булса да, баласына тиешле игътибар бирмәгән ата кеше административ җаваплылыкка тартыла һәм хокук саклау органнарына исәпкә куела.

Бу турыда - газетаның киләсе санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X