Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзән районында укучы укытучысын талаган

Тәнәфес вакытында укытучы өстәленнән акча янчыгы югалган. Анда 2 мең сум акча булган.

Мәктәп эчендә тикшерү нәтиҗә бирмәгән, шуңа да полициядән ярдәм сорарга туры килгән. Бу көтелмәгән хәл авыл мәктәпләренең берсендә килеп чыккан. Участковый 9 сыйныф укучылары белән сөйләшүдән соң бу җинаятьне кылган баланың кемлеген ачыклый. Ул үз чиратында гаебен таный. Ул бу акчаны электрон кошелегына компьютер уеннарын уйнар өчен салуын әйтә.

Директор үзенең укучысына менә мондый характеристика бирде:

- Малай балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлектә исәптә тора. Дәресләр калдыра, тарта, сугыша, ләкин әле моңа кадәр урлау кебек кыек эштә күренгәне булмады. Укырга яратмый. Без ГИАны ничек бирер инде, дип аның өчен кайгырабыз. Ләкин класстан тыш чараларда катнаша. Аның әнисе Казанда эшли, ике бала үстерә, балага тиешле игътибар бирелми.

Күрәсең, укучы өстәлдә яткан акча янчыгын күргәч кызыккан. Монда, әлбәттә, укытучының да гаебе бар. Без укытучылар коллективы һәм укучының үзе белән сөйләштек. Мондый хәл башка кабатланмас, дип өметләнеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев