Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә "Тыелган урыннарда су коенмагыз!” дигәнгә игътибар итүче юк

Эссе август халыкны сулыкларда коенырга мәҗбүр итә. Шушы санаулы көннәрне кулдан ычкындырмас өчен олысы да, кечесе дә кайда да булса су коенып, кызынып калырга тырыша. Хәтта "Коенырга ярамый!" дигән алтакталарга да, пляжларның пычраклыгына да, сулыкларның нинди хәлдә булуына игътибар итүче булмый. 15 августта МЧС һәм ГИМС хезмәткәрләре бергә, Яшел Үзән...

Эссе август халыкны сулыкларда коенырга мәҗбүр итә. Шушы санаулы көннәрне кулдан ычкындырмас өчен олысы да, кечесе дә кайда да булса су коенып, кызынып калырга тырыша. Хәтта "Коенырга ярамый!" дигән алтакталарга да, пляжларның пычраклыгына да, сулыкларның нинди хәлдә булуына игътибар итүче булмый.

15 августта МЧС һәм ГИМС хезмәткәрләре бергә, Яшел Үзән районының стихияле пляжлары буйлап рейдка чыккан һәм шактый гына "кызыклы" фактларга дучар булган.

-Стихияле пляжларда ял итүчеләр безне әйбәт каршы алып, сорауларга теләп җавап бирсә дә, кисәтүләргә карап, берсе дә өенә кайтырга ашыкмады, - дип сөйли бу уңайдан МЧС хезмәткәре Регина Чибрикова. - Күптән түгел генә Гәр күлендә булган фаҗигане тиз онытканнар. Анда су коенырга ярамый, ярамаганлыкны белдереп аншлаг эленеп тора югыйсә, ә бала-чага үзләре генә чыр-чу килеп рәхәтләнеп су коена.

ТР МЧС мәгълүматларына караганда, быелгы су коену чорында республиканың су объектларында 47 фаҗига чыгып, 43 кеше батып үлгән, шуларның 4се - балалар.

Бу турыда туларык информацияне газетабызның иртәгәге саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев