Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә тагын кеше бәрдергәннәр

Яшел Үзәннән Казанга барганда ВАЗ 21103 автомобиле Тура авылы янында билгеләнгән урында юл аркылы чыгып баручы 68 яшьлек хатынны бәрдергән. Бәрдергән дә һәлакәт булган урыннан качып киткән. Зыян күрүче хатынны медиклар дәваханәгә алып килергә уйласалар да, ул анда барудан баш тарткан. Бик нык курыккан куркуга. Әмма аяк-куллары исән-сау булгач, кирәксенмәгән....

Яшел Үзәннән Казанга барганда ВАЗ 21103 автомобиле Тура авылы янында билгеләнгән урында юл аркылы чыгып баручы 68 яшьлек хатынны бәрдергән. Бәрдергән дә һәлакәт булган урыннан качып киткән. Зыян күрүче хатынны медиклар дәваханәгә алып килергә уйласалар да, ул анда барудан баш тарткан. Бик нык курыккан куркуга. Әмма аяк-куллары исән-сау булгач, кирәксенмәгән. Юл һәлакәтендә шаһит булучының видеорегистраторыннан бәрдерүче машинаның дәүләт номерларын караганнар һәм автомобильченең шәхесен тиз ачыклаганнар. 49 яшьлек машина йөртүче үзенең шушы гамәлен бик нык курку белән аңлаткан. Шулай булуга карамастан, полициягә алып килеп, камерага ябылган. Аңа карата беркетмә төзелгән. Мировой судья карары - әлеге кешене бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев