Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә социаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар

Әлеге чараны оештыруда "Президент белән бергә" җәмәгать оешмасы актив катнашты. Бәйрәмгә ел дәвамында тырышып эшләгән иң яхшы хезмәткәрләр җыелган иде.

- Сезнең хезмәт тирә-юньдәгеләр өчен артык күзгә ташланмаса да, сезнең эшегез искиткеч четрекле, - диде аларны котлап муниципаль район башлыгы Александр Тыгин. - Мин 9 Майда Җиңү бәйрәмен билгеләгән көннәрдә сезнең һәр ветеранны үз балаларыгыз кебек карап йөртүегезне күрдем. Сезгә, хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек һәм түземлек телим. Сез булган өчен рәхмәт.

Бәйрәмдә район башлыгы алдынгы хезмәткәрләргә бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Бу чарада районның иң яхшы хореография ансамбльләре чыгыш ясап, бәйрәмне тагын да күңелле итте. Аеруча чукрак балалар чыгышлары җыелучыларны таң калдырды.

Бәйрәм үзенчәлекле узып, җылы котлаулар белән үрелеп барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев