Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә республика ярышлары

Күптән түгел «Маяк» спорт базасында мәктәп укучылары арасында «Надежда Татарстана» республика чаңгы узышы булды. Бу ярыш гадәттә Халыкара класстагы спорт мастеры, якташыбыз Евгений Беловны хөрмәтләп уздырыла. Россия чемпионы Е.Белов танылган спортчы гына түгел, ә Татарстан Республикасы наркоконтроль хезмәтендә эшли, полиция майоры. Мондый зур ярыш Россия чемпионының туган шәһәрендә икенче ел...

Күптән түгел «Маяк» спорт базасында мәктәп укучылары арасында «Надежда Татарстана» республика чаңгы узышы булды. Бу ярыш гадәттә Халыкара класстагы спорт мастеры, якташыбыз Евгений Беловны хөрмәтләп уздырыла. Россия чемпионы Е.Белов танылган спортчы гына түгел, ә Татарстан Республикасы наркоконтроль хезмәтендә эшли, полиция майоры.
Мондый зур ярыш Россия чемпионының туган шәһәрендә икенче ел оештырылуы белән үзенчәлекле. Әлеге мәртәбәле чаңгы узышында республика районнарыннан һәм күрше Мари Иленнән килгән 300 спортчы катнашты. Яшел Үзән наркоконтроль инспекциясенең өлкән оперуполномоченные Светлана Крылова сөйләвенчә, ярышның оештыручысы республика наркоконтроль идарәсе булып тора. Ярышны ачу тантанасында наркоконтроль идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Мөхәммәтҗанов спортчыларга җиңүләр һәм уңышлар теләсә, яшь спортчыларга Евгений Беловның да әйтер сүзләре күп булды. Ул аларга җиңүнең җиңел бирелмәве, аның өчен тырышырга, көн саен спорт белән шөгыльләнергә кирәклеген аңлатты. Спортчыларны сәламләргә наркополицейскийларның яшь дуслары - «Мөстәкыйль балалар» наркотикларга каршы проектта катнашкан 9нчы лицей укучылары да килде.
Чаңгы узышы ике этапта барды: шимбә көнендә спортчылар классик стильдә ярышса, якшәмбедә ирекле стильдә спринт күрсәтелде. Яшүсмерләргә - 3, кызларга 2 чакрым дистанция узарга туры килде. Иң кечкенәләр 1 чакрым араны узды.
Киеренке узышта Кукмара районы һәм Чаллы шәһәре чаңгычылары командалары җиңү яулады.
Кызганычка, соңгы елларда республика чаңгычылар башкаласы булып саналган Яшел Үзән үз позициясен югалта башлаган иде. «Маяк» трассаларында РСФСР җыелма командасы шөгыльләнгән, Россия беренчелеге, Идел буе зонасы ярышлары узган вакытлар онытыла да башлаган иде кебек. Ә мондый күләмдәге ярышның быел шушы данлыклы Яшел Үзән чаңгы юлында узуы ук элекке данның кире кайтуын күрсәтте. Спорт яшүсмерләрне чыныктыра һәм киләчәктә буласы ярышларга үзенә күрә репетиция булып тора.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев