Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә Президент булды

Бүген районыбызда күп кенә шатлыклы вакыйгалар булды: Олы Яке авылында республика программасы буенча төзелгән мәдәният йорты ачылды, шәһәребездә социаль ипотека буенча төзелгән йортлар файдалануга тапшырылды. Боларның барысын да ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күреп, карап йөрде, үз фикерләрен җиткерде. Соңыннан Горький исемендәге мәдәни үзәктә район активы белән очрашу булды. Республика җитәкчесе...

Бүген районыбызда күп кенә шатлыклы вакыйгалар булды: Олы Яке авылында республика программасы буенча төзелгән мәдәният йорты ачылды, шәһәребездә социаль ипотека буенча төзелгән йортлар файдалануга тапшырылды. Боларның барысын да ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күреп, карап йөрде, үз фикерләрен җиткерде. Соңыннан Горький исемендәге мәдәни үзәктә район активы белән очрашу булды.

Республика җитәкчесе районның социаль-икътисади эшчәнлегенә югары бәя бирде. Республиканың көче бердәмлектә булуын ассызыклап, тагын нәкъ ун көннән булачак сайлауларда активлык күрсәтеп, республикабызның бүгенге курсын яклавыбызга ышанычын белдерде. Очрашудан соң ул халык социаль проекты буенча республикада зур яклау табып, 1 миллион грант откан "Авангард" күп функцияле үзәк төзелешендә булды.

ТР Президентының Яшел Үзәндәге визиты турында язманы газетабызның киләсе 66нчы саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев