Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә “Парковка” операциясе дәвам итә

Шәһәр урамнарында теләсә-кайда калдырылган транспорт чаралары гадәттә юл-транспорт ситуациясен сизелерлек катлауландыра. Шуңа күрә мондый очракларда дәүләт автоинспекциясе чара күрергә, ягъни тиешсез урынны биләп торган автотранспортны махсус тукталышка илтеп куярга мөмкин. 12 апрельдә "Парковка" операциясе уздырылып, эвакуатор эшенең сыйфаты тикшерелгән. Бу көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Комаров урамы ишегалларыннан, Энгельс урамыннан эвакуатор ярдәмендә...

Шәһәр урамнарында теләсә-кайда калдырылган транспорт чаралары гадәттә юл-транспорт ситуациясен сизелерлек катлауландыра. Шуңа күрә мондый очракларда дәүләт автоинспекциясе чара күрергә, ягъни тиешсез урынны биләп торган автотранспортны махсус тукталышка илтеп куярга мөмкин.

12 апрельдә "Парковка" операциясе уздырылып, эвакуатор эшенең сыйфаты тикшерелгән. Бу көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Комаров урамы ишегалларыннан, Энгельс урамыннан эвакуатор ярдәмендә парковка кагыйдәсен үтәмәгән 12 транспорт чарасын эвакуацияләгән. Нәтиҗәдә кагыйдә бозган өчен транспорт чараларының хуҗаларына 1мең сумнан 1500 сумга кадәр, эвакуатор өчен - 1200 сум, транспорт чарасын штрафстоянкада тоткан өчен 1 сәгатенә 61 сум күләмендә штраф салынган.

-Эвакуация процедурасы күп вакытны алмый, нибары җиде минут, - дип аңлата бу уңайдан ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - ЮХИДИ хезмәткәре башта транспорт чарасының тоткарлануы турында беркетмә тутыра. Моның өчен ике шаһит та җитә. Аннан соң машина печатьләп куела. Автомобильне эвакуаторга төяү 4 минутны тәшкил итә. Аннан соң инспектор тоткарланган машина турындагы мәгълүматны кизү тору частена хәбәр итә. Транспорт чарасы Королев урамындагы 24А йорты янындагы махсус тукталышка куела. Телефоны: 3-74-50. Тукталыш тәүлек буе эшли һәм саклана.

-Парковкага куйган машина үз урынында булмаса, нишләргә?

-Иң башта Яшел Үзән районының эчке эшләр бүлегенең кизү тору частена 020 телефонына шалтыратырга кирәк, - дип аңлата Ю.Леонтьева.- Әгәр дә машинаның эвакуацияләнүе билгеле булса, Ленин урамының 70нче йортында урнашкан ЮХИДИ бүлегенә барып, штрафстоянкадан машинаны кире алу өчен документларын алырга, эвакуатор хезмәте һәм машина тукталышта сакланган өчен түләргә кирәк. Менә шушы процедуралар үткәннән соң гына руль артына утырырга ярый. Әмма транспорт чарасы шундый ситуациягә эләккән автомобильче үзенә тиешле нәтиҗә ясасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X