Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә наркопритон фаш ителгән

Шушы көннәрдә наркоконтроль хезмәткәрләре Яшел Үзәндә синтетик наркотиклар таратучыны тоткарлаган. Тентү барышында аңардан "спайс"ның 2500 дозасы һәм тәмәке кушылмалары әзерләү өчен реагент табып алынган.

-37 яшьлек бу тоткарланучының закон белән проблемалары бар иде инде. Ул берничә тапкыр наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле гамәлләре өчен хөкем ителгән, - дип сөйли аның турында наркоконтроль инспекциясенең оперуполномоченные Светлана Крылова. - Ул үзе дә наркотиклар куллана һәм шуның аркасында гаиләсе дә таркалган, сәламәтлеге дә какшаган. Ул арендага алып, махсус җиһазландырылган фатирында наркотикларны фасовкалаган. Аннан соң аларны заманча ысул белән тараткан. Фатирны тентегәндә наркополицейскийлар 250 граммнан артык "спайс" һәм 420 доза синтетик реагент, шулай ук фасовкалау әйберләре тапты.

Хәзерге вакытта бу кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Әлеге җинаяте өчен ул ирегеннән 20 елга кадәр мәхрүм ителергә мөмкин.

Хөрмәтле гражданнар!

Сезнең "Ышаныч телефоны"на бирелгән сораулар наркополицейскийларга бик булыша. Әгәр дә сез наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләр турында хәбәрдар булсагыз, наркоконтроль идарәсенә 5-55-00 телефоны аша шалтыратыгыз! Хәбәрегез сер итеп саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев