Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә  “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе башланып китте (+фотолар)

     Безнең телебез - матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый  башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен  бетердең исә, халкыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә  бетә.  Безнең бурыч - халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап  калу. Тел өчен көрәш  - милләт ...

     Безнең телебез - матур, күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый 

башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та, кан кою да кирәкми. Телен 

бетердең исә, халкыкның әдәбияты да, мәдәнияте дә, гореф-гадәтләре дә  бетә. 

Безнең бурыч - халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап 

калу. Тел өчен көрәш  - милләт өчен көрәш ул.

             Ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга 

кирәклеген төшендерү, татар теленең матурлыгын тоярга өйрәтү максатыннан   

мәктәбебез "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенә  бик теләп кушылды. 

Акциянең төп бурычы - халыкны, бигрәк тә яшьләрне татар телендә 

сөйләшергә өндәү, кибетләрдә, урамда, китапханәләрдә, транспортта һәм 

төрле көнкүреш хезмәтләре күрсәтә торган җирләрдә татарча сөйләшүне 

гамәлгә кертү, татар теленең даирәсен киңәйтү. Укучыларда татар телен дәүләт 

теле буларак өйрәнүгә кызыксыну уяту, талантлы яшьләрне барлау, иҗади 

фикер йөртү сәләтен үстерү, милли үзаң тәрбияләү. 

   Акция барышында "Иң татлы тел-туган тел", "Сөйдергән дә тел, биздергән дә 

тел", "Туган телем-татар теле", "Нәүрүз бәйрәме"  исемле чаралар барыбызны 

да тылсымлы тел дөньясына алып керде, тапкыр сүзләр белән матур сөйләргә, 

җор телле булырга, телебезнең байлыгын, хикмәтен аңларга ярдәм итте. "Мин 

татарча сөйләшәм" акциясенең йомгаклау этабында мәктәп укучылары 

арасында үткәрелгән әңгәмәләрдән күренгәнчә: укучыларга акциядә катнашу 

бик ошаган. Бигрәк тә һәр укучының үзе ясаган логотипны күкрәгенә тагып 

йөрүе.

          

  "Мин татарча сөйләшәм!" акциясендә 16 нчы мәктәп укытучылары, 

укучылары һәм Яшел Үзән шәһәре халкы: студентлар, галимнәр, сатучылар һәм 

сатып алучылар, үтеп баручылар, пассажирлар, көнкүреш хезмәтен 

күрсәтүчеләр, машина йөртүчеләр һ.б. катнашты.

Динә Садриева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев