Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе бара (+фотолар)

Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбе укучылары "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен көтеп алалар.  Бу бәйгегә  алар инде өченче тапкыр катнашалар. Акциянең максаты күбрәк кеше белән татарча  аралашу. Бәйге кысаларында бик күп чаралар уздырылды: "Телләр белгән - илләр белгән"  исемле  түгәрәк өстәл, "Сабантуй" журналы хезмәткәрләре белән очрашу, Роза Хафизованың "Кирлемән"  әсәре ...

Яшел Үзән районы Әйшә урта мәктәбе укучылары "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен көтеп алалар. 

Бу бәйгегә  алар инде өченче тапкыр катнашалар. Акциянең максаты күбрәк кеше белән татарча 

аралашу. Бәйге кысаларында бик күп чаралар уздырылды: "Телләр белгән - илләр белгән"  исемле 

түгәрәк өстәл, "Сабантуй" журналы хезмәткәрләре белән очрашу, Роза Хафизованың "Кирлемән" 

әсәре буенча китап укучылар конференциясе, "Татар халык ашлары" бәйрәме, Телләр көненә 

багышланган зур кичә. Шулай ук укучылар ата-аналар җыелышына килүче һәр  ата-ана белән татарча 

 аралаштылар, авылдашларын,укытучыларын, укучы кызларны  8Март белән татарча 

котладылар, "Башаккай" балалар бакчасындагы балаларга татарча такмаклар, уеннар өйрәттеләр, 

авылдагы учреждениеләргә барып, буклетлар тараттылар, татарча аралаштылар. Шулай ук 

"Сабантуй", "Салават күпере", "Ялкын", "Гаилә һәм мәктәп" журналларына язылу оештырылды. Һәр 

чара укучыларда телебезгә хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итте.

Г. Мусина,

татар теле  һәм  әдәбияты  укытучысы

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X