Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә милли көрәштә кемнәр батыр калды?

Сабан туеның йөзек кашы булган милли көрәш уеннарында батырлар бил алышты. Мәйданда, әлбәттә инде, теләүчеләргә төрле спорт уеннарында көч сынашу мөмкинлеге бирелде.

Төп игътибар көрәш мәйданына юнәлтелде. Чын батырлар көрәшен Сабан туйларында гына күрәсең. Көрәшчеләр бу уеннарга ел буе әзерләнә.
- Сабан туена мин 3 ай әзерләндем, - дип сөйли яшьләр арасында 70 килограмм авырлыктагылар буенча III урын алган Күгәйдән килгән Рәмзис Заһидуллин. - Кичә Урысбага Сабан туенда катнашып шулай ук III урын алдым.
- Былтыргы сабан туенда мин II урын алган идем, - ди көрәш батырларының берсе Ринат Хәйретдинов. - Әмма Фирдүс Зәйнуллинны җиңүе җиңел түгел. Ул физик яктан иң әзерлекле көрәшче.
Мәйданда көрәш кызганнан-кызды. Абсолют батырны иң зур бүләк «Лада Гранта» автомобиле һәм тәкә көтте. Соңгы минутларда Фирдүс Зәйнуллин белән Айдар Әхмәтов бил алышып, җиңүче ачыкланды. Фирдүс Зәйнуллин Яшел Үзән сабан туенда өченче тапкыр абсолют батыр исемен яулады. Үз авырлыклары буенча җиңүчеләр: Динар Сафин (Яшел Үзән), Рәмис Мөхетдинов (Тау Иле), Эдуард Минделуц (Татар Танае), Руслан Гарифуллин (Яшел Үзән), Илмир Камалиев (Карагуҗа), Айдар Әхмәтов (Яшел Үзән), Ринат Хәйретдинов (Яшел Үзән), Фирдүс Зәйнуллин (Осиново).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев