Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә медиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләргә дип Горький исемендәге мәдәният сараена җыелды. Котлаулар Яшел Үзәннең үзешчән артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Медикларны муниципаль район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Сергей Егоров котлады. Бер төркем медицина хезмәткәренә РФ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, муниципаль район башлыгының Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды....

Медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләргә дип Горький исемендәге мәдәният сараена җыелды. Котлаулар Яшел Үзәннең үзешчән артистлары чыгышлары белән үрелеп барды. Медикларны муниципаль район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Сергей Егоров котлады. Бер төркем медицина хезмәткәренә РФ һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, муниципаль район башлыгының Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Казанда узган универсиадада хезмәте өчен табиб Дилбәр Имамовага Күкрәк билгесе бирелде. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазьләре белән шәфкать туташы Мәдинә Вафина, табиб-стоматолог Евгений Царапенко һәм башкалар, ТР министрлыгыннан Мактау кәгазе белән фельдшер Фәния Вәлиева, Эльмира Гарипова һәм башкалар, район башлыгының Мактау кәгазе белән теш технигы Дамир Әбүбәкиров һәм башкалар бүләкләнде. Медикларны бәйрәм белән котларга һәм аларга теләкләр теләргә предприятиеләрдән дә вәкилләр килгән иде. Бу чараның тантаналы өлешен іүңелле концерт программасы дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев