Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә машина йөртүчеләр арасында тәртип бозучылар күп

4 апрельдә ЮХИДИ инспекторлары журналистлар белән бергә юл йөрү хәрәкәте кагыйдәсен бозуга каршы профилактик рейд уздырды.

Рейд барышында 19 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр машина йөртүчеләр ягыннан 14 тапкыр кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.

-Чапаев урамындагы 57нче йорт янында юл тизлеген арттырган өчен 5 машина йөртүче административ җаваплылыккка тартылды (штраф 500 сум). Шуларның берсе исерек булып чыкты, - дип сөйли ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - "ВАЗ-2123" автомашинасын йөртүче 23 яшьлек исерек егеткә административ материал төзелде. Хәзер аның машина белән идарә итү хокукыннан ел ярымга мәхрүм ителүе һәм аңа шулай ук 30 мең сумга кадәр штраф салынуы бар. Аның эше судка җибәрелде.

Рейд барышында К.Маркс һәм Столичная урамнарында иминлек каешын кимәгән 6 машина йөртүче ачыкланган (андыйларга штраф 1 меә сум күләмендә салына). 1 машина йөртүченең номеры пычрак булган (500 сум штраф каралган), 1се җәяүлегә юл бирмәгән (1500 сум штраф).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев