Яшел Үзәндә машина йөртүче 11 яшьлек баланы бәрдергән
Новониколаевский авылында 52 яшьлек тәҗрибәле автомобиль йөртүче алдына кинәт кенә 11 яшьлек бала йөгереп чыккан. Билгеле инде, ахыры кызганыч тәмамланган: бала - РКБда, баш мие селкенгән, кулы сынган, аягына зыян килгән.
Шәһәрдә 15 яшьлек яшүсмер үз мопедын «дөнья тоткасы» машинасы дип белгән ахрысы - «Лада»га юл бирмәгән. Мопед хуҗасының әле пассажиры да булган. Икесенә дә медицина ярдәме таләп ителгән. Мопед хуҗасының боты сынган. Икесе дә шлемсыз булганнар.
Яшел Үзәннең Комаров урамында Рено Логан хуҗасы исерек килеш юл аркылы чыгып барган 25 яшьлек егетне бәрдергән. Нәтиҗәдә җәяүле дәваханәгә эләккән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев