Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә көзге культуралар салкыннарны яхшы кичергән

Бу авыл хуҗалыгы культураларының яхшы уңыш бирәчәгенә өметләнеп була дигән сүз Татарстанда көзге культуралар салкыннарны яхшы кичергән. Бу авыл хуҗалыгы культураларының яхшы уңыш бирәчәгенә өметләнеп була дигән сүз, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты. Белгечләр хәбәр иткәнчә, 2014 нче ел уңышына 271,5 мең га көзге культура чәчелгән булган,...

Бу авыл хуҗалыгы культураларының яхшы уңыш бирәчәгенә өметләнеп була дигән сүз

Татарстанда көзге культуралар салкыннарны яхшы кичергән. Бу авыл хуҗалыгы культураларының яхшы уңыш бирәчәгенә өметләнеп була дигән сүз, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты.

Белгечләр хәбәр иткәнчә, 2014 нче ел уңышына 271,5 мең га көзге культура чәчелгән булган, бу 2012 нче ел дәрәҗәсеннән 14,2 процентка күбрәк. Көзге арыш 301,6 мең га биләгән, тритикале - 15,4 мең га.

Кыштан соң үсемлекләр яхшы хәлдә булып, бу көзге культураларның гарантияләнгән уңышына өмет өсти.

Көзге культуралар үссен өчен, иң яхшы шартлар, уртача җылы һава торышы урнашкач, апрель аенда була. Салкынча һава торышы икенчел тамыр системасының үсешенә һәм көзге бодайның өстәмә бәбәкләре барлыкка килүгә ярдәм итә.

Сирәк шытып чыккан чәчүлекләр белән хәлне хәзер үк хәл итәргә һәм бу участокларга язгы культуралар чәчәргә әзер тотырга кирәк, дип билгелиләр белгечләр, дип хәбәр итә Татар-информ мәгълүмат агентлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев