Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә “Курорт-2016” профилактик операциясе уздырыла

Курорт чорында кеше күп җыела торган урыннарда тәртип булдыру максатыннан чыгып 11 майдан алып 15 сентябрьгә кадәр район территориясендә "Курорт-2016" профилактик операциясе уздырыла.

Бу уңайдан нинди чаралар уздырылу турында безгә эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге җитәкчесе Вадим Борисов сөйли:

-Отпусклар чоры җитү белән полиция өчен дә мәшәкатьле көннәр башлана. Җәйге чорда шәһәр һәм районда 3 парк, 10 ял базасы, 6 шифаханә, 8 балаларны сәламәтләндерү лагере эшлиячәк. Аларга өстәп пляжлар, вокзал, автомобиль юллары полицейскийлар тарафыннан тикшерелеп тора.

ЯҮМРдә 160 бакчачылык җәмгыяте бар. Участок уполномоченныйлары аларны да игътибарда тота. Салкын һәм ату коралы, наркотиклар саклау очракларын булдырмау, яшеренеп ятучы җинаятьчелләрне эзләү чаралары күз уңында тора.

Пляж һәм яр буе зоналарында хокук бозуларны кисәтү мөһим. ГИМС хезмәткәрләре белән берлектә "Акватория" чарасы уздырыла. ПДН инспекторлары профилактик әңгәмәләр уздыра.

Балалар иминлеге - безнең эшнең төп юнәлеше. Балалар лагерьләрендә инженер-техник җайланмаларны булдыру һәм террорчылыктан саклану, тревога төймәләренең булу-булмавы безнең игътибардан төшмиячәк.

Иминлекне тәэмин итүдә күп нәрсә гражданнарның үзләренә бәйле. Әйберләрне караучысыз калдырырга ярамый. Чит кешеләргә артык дәрәҗәдә ышанырга, очраклы кешеләрә белән үз планнарың белән уртаклашырга ярамый. Ялга киткәндә фатирыгызны карап торуны якыннарыгыздан сорарга кирәк. Ишекләрегез дә әйбәт бикләнсен. Һәм, әлбәттә инде, фатирларның сигнализациягә тоташтыру иң әйбәт ысул. Җәйге чорда пассажирлар күп йөри торган урыннарда иясез калдырылган әйберләргә игътибар һәм бу хакта полициягә хәбәр итәргә кирәк.

Лилиана Куликова.

Фотода: "Курорт" операциясенең беренче көннәре. Горький исемендәге мәдәният үзәге янында патруль-пост нарядының, полиция бүлекчәләренең гомумшәһәр гарнизоны разводы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев