Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә күп гаиләләр фатирлы булачак

Татарстанда "Россия гаиләсенә торак" дип аталган пилот проекты гамәлгә кертелә башлый. Бу хакта безгә "Татмедиа"да узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының бүлек җитәкчесе Илшат Гыймаев хәбәр итте. Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы белән ТРның торак ипотекасын кредитлау агентлыгы арасында килешү төзергә...

Татарстанда "Россия гаиләсенә торак" дип аталган пилот проекты гамәлгә кертелә башлый. Бу хакта безгә "Татмедиа"да узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының бүлек җитәкчесе Илшат Гыймаев хәбәр итте.

Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Төзелеш һәм ТКХ министрлыгы белән ТРның торак ипотекасын кредитлау агентлыгы арасында килешү төзергә тиеш.

-Социаль ипотекадан аермалы буларак бу программага керүчеләр күбрәк һәм бәясе дә фиксацияләнгән булачак, - диде бу уңайдан Илшат Гыймаев. -Эконом-класска кергән торакны тотрыклы уртача табышы булган гаиләләр ала алачак.

Килешүгә кул куелу белән ТР Хөкүмәтенең карары чыгарга тиеш. Анда проекттан файдалана алырлык гражданнарның категорияләре билгеләнә. Аларга нигездә бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм күп балалы гаиләләр кертелергә мөмкин.

"600 меңнән артык гаилә тораклы булыр дип уйлыйм", - диде Илшат Гыймаев сүз ахырында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X