Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә компьютер дизайны курслары ачылды

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Квалификацияне үстерү региональ агентлыгы базасында "Компьютер дизайны" программасы буенча төркем ачылды. Анда эшен югалаткан, кыскартуга эләккән 9 эшсез яшел үзәнле укый. Ике ай буе алар компьютер дизайны буенча иң күп кулланыла торган программаларны - Corel Draw, Adobe Photo Shop, Adobe Page Maker...

Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Квалификацияне үстерү региональ агентлыгы базасында "Компьютер дизайны" программасы буенча төркем ачылды. Анда эшен югалаткан, кыскартуга эләккән 9 эшсез яшел үзәнле укый.

Ике ай буе алар компьютер дизайны буенча иң күп кулланыла торган программаларны - Corel Draw, Adobe Photo Shop, Adobe Page Maker программаларын өйрәнәчәк. Болар ярдәмендә төсле сурәтләр ясый, аларны бизи, монтажлый һәм башка шуңа охшаш эшләрне башкара. Укуны уңышлы тәмамлаучыларга "Компьютер дизайны" программасын уңышлы узуы турында документ биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X