Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә кемнәр бүләкләнде

Шәһәр көнендә Яшел Үзәннең үсешенә зур өлеш керткән тырыш гражданнар бүләкләнде.

Яшел Үзән муниципаль районында законлылык һәм хокук тәртибен ныгытуга зур өлеш кертүе, югары профессионализм һәм инициативалы күпьеллык хезмәте өчен, отставкадагы полиция полковнигы Владимир Иванович Богатыревка "Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Почетлы гражданины" исеме бирелде.

Яшел Үзән муниципаль районының агросәнәгать үсешенә керткән намуслы хезмәте, иҗтимагый әһәмияткә ия булган чаралар оештыруы һәм хәйрия эшчәнлеге өчен "Залесный" агрофирмасының генераль директоры урынбасары Мадьяров Нәфыйк Әхмәт улына "Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының Почетлы гражданины" исеме бирелде.

"Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы каршында күрсәткән хезмәте өчен" Медале белән түбәндәге гражданнар бүләкләнде:

*Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Яшел Үзән муниципаль районы гражданнарын хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбияләүдә актив катнашуы өчен Бөек Ватан сугышы һәм Серго исемендәге завод ветераны (элекке 1нче кою цех начальнигы) Гаврилов Генрих Данилович;

*Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Яшел Үзән муниципаль районы гражданнарын хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия пропагандасы өчен Бөек Ватан сугышы һәм Горький исемендәге завод ветераны (16нчы титан кою цехы начальнигының элекке урынбасары) Николай Васильевич Левагин;

*Яшел Үзән муниципаль районының торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә керткән хезмәте өчен "Жилкомплекс" идарә компаниясе" җәмгыятенең баш инженеры Мишанов Георгий Федорович;

*Яшел Үзән муниципаль районында хирургия өлкәсе үсешенә керткән хезмәте өчен, хирургиянең 2нче бүлеге мөдире, "Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе" Дәүләт автономия сәламәтлек саклау учреждениесе табиб-хирургы Ихсанов Фәрит Сәгыйт улы;

*Яшел Үзән муниципаль районында педиатрия өлкәсе үсешенә керткән хезмәте өчен, 1нче номерлы балалар поликлиникасы мөдире, "Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе" Дәүләт автономия сәламәтлек саклау учреждениесе табиб-педиатры Кириллова Валентина Николаевна;

*Яшел Үзән муниципаль районында физик культура һәм спорт үсешенә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спорт тарихын саклауга керткән хезмәте өчен, "ТР Яшел Үзән муниципаль районының 1нче лицее" Муниципальнең өстәмә белем бирү бюджетлы учреждениесе педагогы, ЯҮМР Ветераннар советының массакүләм - спорты буенча даими комиссиясе председателе урынбасары, ЯҮМР спорт музеена нигез салучы Саркисян Сергей Леонидович.

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Мактау грамотасы белән түбәндәге гражданнар бүләкләнде:

-Барышникова Людмила Александровна - "УК Старт-3" җәмгыяте дворнигы;

-Иванов Константин Дмитриевич - "ЖилЭнергоСервис-Зеленодольск" җәмгыятенең төзекләндерү һәм электр җиһазларына хезмәт күрсәтү буенча электромонтер;

-Мухина Людмила Васильевна - "Аварийная диспетчерская служба" җәмгыяте диспетчеры;

-Шишкова Зинаида Андреевна - "Уютный дом" җәмгыяте дворнигы;

Яшел Үзән муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән түбәндәге гражданнар бүләкләнде:

*Бойко Татьяна Сергеевна - "Экоресурс" муниципаль унитар предприятиесенең полигонда ТБО кабул итүчесе;

*Газизова Миләүшә Илдүс кызы - "Единая аварийная диспетчерская служба" җәмгыятенең баскыч читлекләрен җыештыручысы;

*Галиуллин Фәрхәт Рамил улы - "Коммунальное хозяйство" муниципаль унитар предприятиесенең автогрейдер машинисты;

*Гусев Павел Сергеевич - шәхси эшмәкәр Якупов Артур Фәнис улы дворнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев