Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә күчмә семинар булып узды

Яшел Үзәндә Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнары территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары өчен күчмә семинар булып узды.

Бу чара Татарстан Республикасы Президентын һәм республиканың муниципаль вәкаләтле берәмлекләре органнарына депутатлар сайлауларына әзерләнү һәм уздыру кысасында булды. Укулар теоретик һәм практик дәресләр форматында оештырылган иде. Лекцияләрне Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе урынбасары Валентина Каменькова һәм Үзәк сайлау комиссиясе Сәркатибе Надежда Борисова укыды. Укуларда җыелучыларның күп санлы сорауларына җаваплар да бирелде.

Практик өлештә эшлекле уен формасында сайлау комиссиясенең күзәтүчеләр һәм массакүләм мәгүлүмат чаралар вәкилләре белән аралашуына кагылышлы сораулар каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев