Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә җитәкчеләрнең традицион дүшәмбе киңәшмәсендә ике чыгыш бәхетсезлек очракларына багышланды

Җылылык трассасында булган авариядән соң калдырылган урында яшь хатын-кызның гомере өзелде. Инде менә тагын 20 июньдә КАИ бинасы артындагы мәйданда футбол капкасы башына төшкән 21 яшьлек егет вафат булды. Кызганычка каршы вафат булган яшь-яшь гомерләрне кире кайтарып булмый, әмма әлеге фаҗигаләрдән сабак алырга бик вакыт безгә. Соңгы фаҗига буенча шуны...

Җылылык трассасында булган авариядән соң калдырылган урында яшь хатын-кызның гомере өзелде. Инде менә тагын 20 июньдә КАИ бинасы артындагы мәйданда футбол капкасы башына төшкән 21 яшьлек егет вафат булды. Кызганычка каршы вафат булган яшь-яшь гомерләрне кире кайтарып булмый, әмма әлеге фаҗигаләрдән сабак алырга бик вакыт безгә.

Соңгы фаҗига буенча шуны әйтергә кирәк: КАИ артындагы бу җирнең хуҗасы юк. Берничә ел элек вуз җитәкчелеге аны даими куллануга алып кадастр исәбенә куярга маташкан, әмма зонадан зур көчәнешле кабель узу сәбәпле , бу эш ахырына кадәр башкарылмаган, кадастр хезмәте рөхсәт бирмәгән. Ташландык территориянең хуҗасы юк, димәк, кеше үлемендә гаепләрлек җаваплы кешесе.

Яраксызга килгән социаль инфраструктура һәм төзекләндерү объектларын табу һәм аларны исәпкә алу буенча районда да шәһәрдә дә эшче төркемнәр төзелгән. Алар бөтен мәктәп, бакча территорияләрендә кешегә куркыныч тудырырга мөмкин объектларны ачыкларга, кирәк булганда, әлеге объектларны сүтәргә тиеш. Дөрес, республикада "Халык инвентаризациясе" программасы бара, район да тукталганы юк.

Газета укучыларга шуны җиткерәбез: кеше тормышына куркыныч янаучы объектларны күрсәгез яки ачыкласагыз 4-30-00 телефоны аша хакимиятнең "кайнар линия"сенә хәбәр итегез. "телефон аша җиткерелгән бер генә хәбәргә дә битараф калмаячакбыз, - дип ышандыра район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Егоров. -Тынычсызланырга сәбәпләр җитәрлек. Октябрьский бистәсендә юл авария хәлендә дип әйтерлек. Узган пәнҗешәмбедә Норлат мәктәбендә булдым. Балалар мәйданчыгындагы элементлар җиргә тиешенчә беркетелмәгән иде. Җитәкчеләр уяу бусыннар, бу проблемага җитди карасыннар".

ГҮЗӘЛ МИНҺАҖЕВА.

Киңәшмәдән тулырак материалны 2 июль, 2014 ( №47) саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев