Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә «Игътибар – балалар!» профилактик чарасы дәвам итә

Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан оештырылган бу акция 3 июньгә кадәр барачак.

 Агымдагы елның 4 аенда рес публика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл-транспорт һәләкате теркәлгән, аларда 4 бала һәлак булып, 101е җәрәхәтләнгән.
Статистик мәгълүматларга караганда, 16 яшькә кадәрге балалар катнашында булган барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бере җәйге айларга туры килә. Әйтик, 2019 елның июнь-август айларында 151 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән, аларда 4 бала һәлак булып (2019 елда барлыгы – 19 бала һәлак булган), 158е зыян күргән.

«Игътибар балалар» чарасы кысасында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Сакла.ру» порталы видеоматериалларын кулланып, балаларны юл йөрү кагыйдәләренә дистанцион өйрәтәчәк, автомобильләрдә балаларны йөртү кагыйдәләре үтәлеше тикшереләчәк, уткайтаргыч элементларны йөртүне популярлаштыру чаралары оештырылачак, яшүсмерләр арасында юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән акцияләр булачак.

25 майда «Игътибар – балалар!» чарасы кысасында инспекторлар, Яшел Үзән шәһәре урамнарында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү максатыннан, машина йөртүчеләрне тикшерде. 30дан артык автомобильче туктатылып, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуның 4 очрагы теркәлде, 1 йөртүче транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.

Акция дәвам итә. Юлда йөрү кагыйдәләрен бозмагыз, балаларыгызны да саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев