Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә “Игътибар – балалар!” акциясе бара

Балалар арасында юл-транспорт фаҗигаләре гадәттә җәйге ял чорында арта. Шуны истә тотып каникуллар алдыннан юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан чыгып, 19 майдан алып 19 июньгә кадәр "Игътибар - бала" профилактика чарасы уздырыла. Аның кысасында 19ыннан 29 майга кадәр "Бала - төп пассажир" декадасы барышында балаларын автомобильдә йөрткән машина йөртүчеләргә игътибар биреләчәк....

Балалар арасында юл-транспорт фаҗигаләре гадәттә җәйге ял чорында арта. Шуны истә тотып каникуллар алдыннан юл фаҗигаләрен кисәтү максатыннан чыгып, 19 майдан алып 19 июньгә кадәр "Игътибар - бала" профилактика чарасы уздырыла. Аның кысасында 19ыннан 29 майга кадәр "Бала - төп пассажир" декадасы барышында балаларын автомобильдә йөрткән машина йөртүчеләргә игътибар биреләчәк. Уку йортлары янында ЮХИДИ хезмәткәрләре рейдлар уздырып торачак.

2014 елның 4 аенда республикада 108 юл фаҗигасендә 129 бала зыян күргән, 6сы һәлак булган. Яшел Үзәндә балалар катнашында 5 ДТП булып, 9 бала җәрәхәтләнгән.

Юлларда балалр белән йөргәндә сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X