Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә - ифтар мәҗлесе (фоторепортаж)

Барча мөселман халкы хәзер уразада булып, үзенең Аллаһ Тәгаләгә булган тугрылыгын күрсәтә. Изгелекләр, игелекле гамәлләр кылучылар бу көннәрдә бихисап.

Һәркем шушы Рамазан аенда нинди дә булса игелек кылып калырга тырыша. Шуңа күрә айның узганы сизелми дә. Хәзер инде санаулы көннәр генә калып килә. Мөселманнар, иман йортларында җыелып, намазлар укый, ифтар мәҗлесләрендә була.

Узган атнада мәдрәсәдә ике көн рәттән ифтар мәҗлесе булып, мөселманнар сыйланды. Беренче көнге ифтар табыны шәхси эшмәкәр Әнвәр Миңнуллин, икенче көнне мәдрәсәдә укытучылар һәм шәкертләр исәбенә зур табын оештырылды. Мул табын артында ир-атлар, хатын-кызлар, балалар сыйланды. Бергә намаз укыдылар, вәгазьләр тыңладылар.

Изге айда ифтар табыннары оештыру гына түгел, анда катнашу да үзе бер зур гамәл. Оештыручылары да, катнашучылары да бу җыелулардан үзләренә искиткеч рухи азык алып кайта. Кылган уразаларыбыз кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев