Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә иң яхшы участковыйны билгелиләр

Яшел Үзәндә Россия Эчке эшләр министрлыгы дүртенче тапкыр уздыра торган "Халык участковые" Бөтенроссия конкурсы старт алды.

Иң яхшы участковыйны халык Интернет аша тавыш биреп сайлый.

Бүгенге көндә Яшел Үзән муниципаль районда 44 полиция участок уполномоченные хезмәт итә. Алар үзләре кул астындагы территориядә тәүлек буе эшли һәм алар иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килә дә инде. Алар көнкүреш җинаятьчелеген, балалар арасында сукбайлыкны, алкоголизм һәм наркоманияне кисәтү белән шөгыльләнәләр. Бу елның 8 аенда Яшел Үзән участковыйлары 239 җинаять ачып, 5 меңнән артык хокук бозуны ачыклаган.

Конкурста катнашучы участковыйларның анкеталары Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең Интернет сайтында куелган: http://mvd-zeldol.ru Сайтның "Интернет-приемная" бүлегендә участковый хезмәт иткән бүлекчәне, аның исем-фамилиясен һәм әтисенең исемен күрсәтеп теләгән һәр кеше тавыш бирә ала. Конкурсантларны сайлау 20 сентябрьдә тәмамлана. Яшел Үзән районының участок инспекторлары бүлегенең элемтәгә керү телефоны: 4-32-63.

Лилиана Куликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев