Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яшел Үзәндә халыкка электрон хезмәт күрсәтелә

Суд, җинаять эшләренә бәйле белешмәләрне хәзер Беренче Май урамының 14нче йортында урнашкан күп фунцияле үзәктән барып алырга була. Гариза бирү өчен паспорт һәм аның күчермәләре таләп ителә. Хезмәт өчен дәүләт пошлинасы алынмый.

Яшел Үзәндә күп функцияле үзәк 2014 елдан эшли башлады. Анда универсаль белгечләр гражданнардан гаризаларны теләсә кайсы хезмәткә дә алып, аларны электрон формада барлык оешмаларга да җибәрә. Бу үзәк халыкка төрле оешмалар буенча йөрүләрдән һәм чиратлардан азат итә. Телефоны: 5-29-85.

Исегезгә төшерәбез: 2011 елның 11 октябреннән Россиянең Эчке эшләр министрлыгы дәүләт хезмәтләрен гадиләштерелгән тәртиптә күрсәтә. Ягъни документлар күп кирәкми. Белешмәләрнең күбесе электрон формада федераль органнардан соратып алына. Интернет системасына керә алган гражданнарга хезмәтләрне бик тиз һәм сыйфатлы итеп күрсәтелә. Сайты: www.gosuslugi.ru. Анда "Электронное МВД" бүлегендә кызыксынган бөтен сорауларга җавап табып була.

Белешмә өчен: Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы 35 дәүләт хезмәте күрсәтә. Кайнар линия телефоны: 221-20-02.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр бүлегенең матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X